Казан мэриясе һәм район хакимияте хезмәткәрләре бильярд ярышларында үз осталыкларын күрсәтә

Казан мэриясе һәм район хакимияте хезмәткәрләре бильярд ярышларында үз осталыкларын күрсәтә

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Бүген “Зилант” бильярд клубында “ирекле пирамида” буенча Казан мэриясе һәм район хакимияте хезмәткәрләре спартакиадасы узачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Ярышларда составында башкарма комитет җитәкчесе Рафис Борһанов, башкарма комитет аппраты җитәкчесе Денис Калинкин һәм эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Селивановский булган Казан мэриясе командасы һәм район хакимиятләре командалары катнаша.

Ярышлар олимпия системасы буенча үткәрелә.