Алабугада физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү эшләре дәвам итә

Алабугада физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү эшләре дәвам итә

(Алабуга, 22 декабрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Үзәк стадион артында төзелүче физкультура-сәламәтләндерү комплексы спорт шәһәрчеген сафка бастыруның соңгы этабы булачак. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы өч корпустан: теннис уйнау өчен түбәсе ябулы залдан, бассейнлы спорт залыннан һәм бирегә килүчеләргә, шулай ук спортчыларның үзләренә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән административ блоктан торачак.

Хәзерге вакытта төзүчеләр теннис мәйданчыклары өчен исәпләнгән корпусны сафка бастыра. Аның гомуми мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Корылманың икенче өлеше – спорт залына да нигез салына. Спорт залындагы бассейнның үлчәме 25кә 14 метр булачак. Биредә җиде йөзү “юлы” ясарга ниятлиләр. Әлеге бассейнга халыкның барлык категорияләре дә йөри алачак.

“Спорт белән дус булган һәркем өчен бассейнның ишекләре ачык”, -дип ассызыклады яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Илмир Камалетдинов.

Дүртенче микрорайонда спорт корылмалары төзү район җитәкчелегенең чираттагы адымы булачак.