Руслан Газизуллин Мәскәүдә көрәш буенча дөнья кубогын яулады

Азат Нурмөхәммәтов икенче урын алган.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә билбаулы көрәш буенча дөнья кубогы җиңүчеләре билгеле булды.

Лаеш районының инстаграмдагы рәсми аккаунтында хәбәр ителгәнчә, Россия җыелма командасы составында район көрәшчеләре дә булган.

Руслан Газизуллин дөнья кубогын алды, Азат Нурмөхәммәтов икенче урын яулады, диелә хәбәрдә.