news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның яшь шахматчысы Мәскәүгә Россия данын якларга бара

Анда 14 яшькәчә шахматчылар катнаша.

Актанышның яшь шахматчысы Мәскәүгә Россия данын якларга бара
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 22 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Актанышның яшь спорт остасы Данияр Латыйпов Россия һәм Кытай командалары арасында узачак шахмат ярышына чакыру алды. Бәйге 12-14 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә уза.

Россия шахмат федерациясе Россия һәм Кытай командалары арасындагы бәйгегә илнең иң көчле шахматчыларын чакырган. Команда составы 8 уенчыдан тора. Анда 14 яшькәчә шахматчылар катнаша.

Данияр Латыйпов улының әлеге бәйгедә катнашуы үзе өчен генә түгел, остазы Илдар Имамов, Актаныш районы шахмат мәктәбе һәм, әлбәттә, районыбыз өчен зур горурлык.

Мәскәүгә бару, кайту, туклану чыгымнарын Россия шахмат федерациясе күтәрә.

Райондашлары Данияр Латыйповның дәрәҗәле бәйгедә уңышлы чыгыш ясавын көтеп кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100