Зур теләк белән уйнадык – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы баш тренеры уеннан канәгать калуын җиткерде.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Магнитогорскиның “Металлург” хоккейчыларына каршы уңышлы уеннан соң (4:0) “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов әлеге матчка карата үз бәясен бирде.

“Бүген яхшы хоккей булды. Ике команда да зур теләк белән уйнады. Уен миңа бик ошады”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренердан яшь һөҗүмче Никита Язьковның уены турында да сорадылар. Ул икенче уен рәттән гол кертә.

“Яхшы уйнавы – яхшы. Теләге зур, уены барып чыгуы да сөендерә”, – диде тренер уенчы турында.

Исегезгә төшерәбез, бүген “Ак Барс” хоккейчылары үз бозында Магнитогорскиның “Металлург” командасын отты.