Алинә Заһитова куйган ике дөнья рекордын Александра Трусова уздырып кабатлады

Ирекле программада җыйган балллар һәм Братиславада ике программада алган баллар суммасы буенча Трусова дөнья рекордын куйды.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия фигуралы шуучысы Александра Трусова ирекле программада һәм Братиславадагы Ондрей Непела мемориалында ике программада җыйган баллар суммасы буенча дөнья рекордын куйды һәм Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы рекордларын уздырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.Яшүсмерләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы булган Трусова ирекле программада - 163,78 балл, ә ике программа буенча 238,69 балл җыйды.Моңа кадәр Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 158,50 һәм 238,43 балл җыеп, дөнья рекорды куйган иде.