Гөлнара Сәмитова-Галкина “Ел җиңел атлеты” исеменә дәгъва итә

Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе “Россиянең ел җиңел атлеты”нда тавыш бирергә чакыра
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе “Россиянең ел җиңел атлеты”нда “спорт алиһәсе”н яклап тавыш бирергә чакыра.
Тавыш бирү федерациянең рәсми сайтында бишенче тапкыр үткәрелә. Алдагы тавыш бирүләрдән аермалы буларак, бу юлы иң яхшы җиңел атлетлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым билгеләнәчәк.
Җиңел атлетлар арасында кандидат - Татарстан спортчысы Гөлнара Сәмитова-Галкина. Бу сезонда Гөлнара 3000 метрга каршылыклар белән йөгерүдә Олимпия чемпионы исемен алды, дөнья рекорды куйды, Штуртгартта Бөтендөнья җиңел атлетлар финалы, Ослода “Алтын лига” этабы, Аннесида Ауропа Кубогында җиңүләргә иреште.
Кандидатлар исемлегендә тагын 6 фамилия бар. Алар – Олимпия уеннарында сөңге ыргыту буенча көмеш медаль яулаган Мария Абакумова, 4х100 метр эстафетасы буенча Олимпия чемпионы, Олимпия уеннарында 4х400 метр эстафетасында көмеш медаль иясе Юлия Гущина, колга белән сикерү буенча Олимпия чемпионы, дөнья чемпионы, бер елда 4 тапкыр дөнья рекорды куйган Елена Исинбаева; 20 километрга спорт йөрүе буенча Олимпия чемпионы, Халыкара һәвәскәрләр җиңел атлетика федерациясе Дөнья кубогы иясе Ольга Каниськина; Олимпия уеннарында өчле сикерү буенча көмеш медаль иясе һәм ераклыкка сикерүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Татьяна Лебедева һәм Олимпия уеннарында биеклеккә сикерү буенча “бронза” хуҗасы Анна Чичерова.
Россия спотчылары арасында елның иң яхшы җиңел атлеты исеменә 6 ир-ат дәгъва белдерә. Алар – биеклеккә сикерү буенча Олимпия чемпионы, дөньяда иң яхшы сезон нәтиҗәләренә ирешкән Андрей Сильнов; елның 11 халыкара ярышларында 10сында җиңгән, Ауропада 800 метрга йөгерү буенча сезонның иң яхшы нәтиҗәләренә ирешкән Юрий Борзаковский; 20 километрга тиз йөрү буенча Олимпия чемпионы, Халыкара һәвәскәрләр җиңел атлетика федерациясе Дөнья кубогы призеры һәм 20 километрга тиз йөрү буенча Россия чемпионы Валерий Борчин, Олимпия уеннарында көмеш медаль иясе, бинада колга белән сикерү буенча дөнья чемпионы Евгений Лукьяненко, 50 километрга тиз йөрү буенча Олимпия уеннары призеры; 50 километрга тиз йөрү буенча дөнья рекорды куеп, Халыкара һәвәскәрләр җиңел атлетика федерациясе Дөнья Кубогы җиңүчесе Денис Нижегородов; Олимпия уеннары призеры һәм бинада биекклеккә сикерү буенча дөнья чемпионы Ярослав Рыбаков.