“Динамо-Казан” клубы Россиядә 6нчы мәртәбә чемпион булырга мөмкин

27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Казанда, чирәмдәге хоккей үзәгендә әлеге спорт төре буенча Россия чемпионатының йомгаклау туры узачак.
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Казанда, чирәмдәге хоккей үзәгендә Суперлиганың ирләр командалары арасында әлеге спорт төре буенча Россия чемпионатының йомгаклау туры узачак. Тур нәтиҗәләре буенча “Динамо-Казан” клубы алтынчы мәртәбә ил чемпионы исемен яуларга мөмкин.

Хәзерге вакытта чемпионатта 63 очко туплаган “Динамо” клубы (Электросталь) алда бара. Казанлылар 3 очкога кимрәк җыйган, тик аларның запаста Брест командасы белән уйналмаган ике матчлары бар. Алар шулай ук Казанда 26 һәм 30 сентябрь көннәрендә узачак. Өченче урында – Урал спортчылары. Шул рәвешчә, алтын медальләрнең язмышы соңгы матчларда хәл ителәчәк, дип хәбәр итә “Динамо” матбугат хезмәте. Искәртеп үтәбез, соңгы 5 сезонда казанлылар чемпион булды.

“Динамо” физкультура-спорт оешмасы һәм хоккей клубы җитәкчелеге җанатарларны Россия чемпионатының йомгаклау матчларына чакыра һәм командабызга көч биреп торырга өнди.