Чаллыда узган “Милләтләр кроссы-2008”дә 40 меңнән артык кеше катнашты

Ел саен узучы “Милләтләр кроссы”нда Чаллыда яшәүче 25 кеше катнашты. Әлеге чарада катнашырга исә 25 кеше заявка биргән иде
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). Ел саен узучы “Милләтләр кроссы”нда Чаллыда яшәүче 25 кеше катнашты. Әлеге чарада катнашырга исә 25 кеше заявка биргән иде.
Чаллы йөгерешчесе Гөлнара Сәмитова-Галкинаның Пекинда узган Олимпиадада җиңүе хөрмәтенә бүген Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашучылар трассага атаклы якташларының Олимпия нәтиҗәләренә теләктәшлек күрсәтү максатыннан чыкты. Ярышларга 100 хөкемдар хезмәт күрсәтте. “Милләтләр кроссы”н оештыруда шәһәрнең барлык төп хезмәтләре – эчке эшләр идарәсе (300 милиционер), сәламәтлек саклау идарәсе (2 ашыгыч ярдәм машинасы), торак-коммнуаль хуҗалык, транспорт, сәүдә, мәгариф, яшьләр эшләре, мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары, “Горсвет” муниципаль унитар предприятиесе катнашты, дип хәбәр итә Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте.
Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков 2008 елгы стартның калада яшәүчеләр өчен гадәти булмавын билгеләп үтте. “Гөлнара Сәмитова-Галкина иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Олимпиада елында Чаллы шәһәре барлык спортчыларыбызга без – бергә, без – янәшә! – дип әйтер өчен стартка чыга”, - дип белдерде Автошәһәр башлыгы.
Шәһәр мэры “Милләтләр кроссы”н үткәрүнең күркәм традициягә әверелүен ассызыклады. “Мин бу чарада ел саен катнашам һәм өйдә телевизор карап калмаганга куанып бетә алмыйм. Шуның аркасында мин беркайчан булмаганча канәгатьлек хисе кичерәм. Яңа күнекмәләр булдырганга йөгерү елдан-ел җиңеләя бара”, - диде И.Халиков.
Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина кросста катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм барысына да спортта уңышлар теләде.