420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). 1 октябрьдә Р.Нәҗметдинов исемендәге Казан шахмат мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан тантаналар декабрьдә узачак, әмма мәктәпнең 30 еллыгына багышланган турнирлар үткән ялларда ук башланды.
17-18 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия шашка турниры үтте. Анда 1-2нче урыннарны тигез күләмдә очко җыйган ике спортчы алды – Казаннан Дмитрий Цинман һәм Мәскәүдән Шамил Юсупов.
1 октябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган шахмат турниры узачак. Оештыручылар анда Татарстанның төрле районнарыннан 40-50 кеше катнашыр, дип планлаштыра.