Азнакай, Лениногорски һәм Әлмәттә яшәүчеләр Универсиада утын каршы алды

Универсиада утын кабул итүче һәр шәһәр эстафетаның истәлекле факелына ия булды

  (Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бөтендөнья студентлар уеннарының төп символы Татарстан Республикасы буенча хәрәкәт итүен дәвам итә. Бүген Азнакайда, Лениногорскида һәм Әлмәттә яшәүчеләр Универсиада утын каршы алды. 93 факел йөртүче республиканың муниципаль районнарының үзәк урамнары буенча йөреп чыкты. Йөзләгән кеше эстафетаны алкышлар белән каршы алды.
Бүген беренче булып Универсиада утын азнакайлылар каршы алды. Анда 29 кеше факел йөртте, алар арасында студентлар, спортчылар, район хакимияте вәкилләре, шулай ук Универсиада партнер-компанияләре вәкилләре бар иде. Азнакайда эстафета озынлыгы 3000 метрга якын тәшкил итте.
“Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Азнакайда ут эстафетасы өчен рәхмәтле. Безнең шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар: боз сарае, бассейн төзелгән. Бүгенге эстафета Азнакай өчен горурлык!”, - дип ассызыклады Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Аннары XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары утын Лениногорски каршы алды. 31 факел йөртүче 4500 метр араны узды.
Эстафета утын республиканы нефть башкаласы – Әлмәт кабул итте. 33 кеше үзәк урамнар буенча факел йөртте. Бу тантананың кунагы - Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов.
Биредә беренче итеп факелны Әлмәт башлыгы Мәҗит Салиховка тапшырдылар. “Бүген республиканың нефть башкаласы өчен Универсиада утын кабул итү зур горурлык. Әлмәт спорт казанышлары белән дан тота. Казанда универсиада югары дәрәҗәдә узачагына ышанам”, - дип ассызыклады Мәҗит Салихов.
“Сезне зур бәйрәм белән котлыйм һәм Әлмәт хакимиятенә ут эстафетасын уңышлы оештырганнары өчен рәхмәт, - дип билгеләп үтте Валерий Власов. – Сезне Казанга спорт объектлары трибунасына чакырам.”
Универсиада утын кабул итүче һәр шәһәр эстафетаның истәлекле факелына ия булды, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.