^Хоккей суперлигасының барлык клублары да аттестация үтте

^Хоккей суперлигасының барлык клублары да аттестация үтте

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Фәрит Җиһангиров). Кичә хоккей клубларын аттестацияләү буенча бюджет комиссиясе эшен төгәлләде. Комиссия барлык документларны тикшергәч, 2005-2006 ел сезонының Россия чемпионатында катнашырга суперлиганың 18 хоккей клубын да кертергә карар иткән. Комиссия фикеренчә, "Молот-Прикамье" (Пермь), "Динамо" (Мәскәү), "Северсталь" (Череповец) и "Лада" (Тольятти) хоккей клубларының җитешсезлекләре бик мөһим түгел һәм беркетмәләр нигезендә бетерелергә тиеш.

Югары лиганың "Мечел" (Чиләбе) хоккей клубыннан башка барысы да аттестация үткән. "Мечел" 2005 елның 10 июленә кадәр кисәтүләрне төзәтергә тиеш. Әгәр команда билгеләнгән вакытка кадәр төгәлсезлекләрен төзәтеп өлгермәсә, 2005-2006 ел сезонының Россия чемпионатына кертелми. Комиссия "Крылья Советов" клубының (Мәскәү) тулы һәм ачык мәгълүмат тәкъдим итүе, үрнәк аттестация үтүен билгеләп үтте.