Сарман районында ГТО мәйданчыгы ясыйлар

Яңа мәйданчык «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында ясала.

(Сарман, 22 май, «Татар-информ», «Сарман»). «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында, Сарман районында кече спорт мәйданчыгы ясала. Ул «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү үзәге артындагы паркта урнаштырыла.

«Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча ясалачак мәйданчыкның бүгенге көндә җирлеген әзерлиләр. Ком җәелгән, бордюрлар урнаштырылган.

«Монда тренажерлар куелган мәйданчык булачак. Аларда район халкы ГТО нормативларын тапшыра алачак», — ди район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексы — халыкка физик тәрбия бирүгә нигезләнгән тулы программа. Ул массакүләм спортны һәм милләтләрне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән. Комплекс 6 яшьтән башлап төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызларны ГТОның алтын, көмеш һәм бронза билгеләренә физик яктан әзерләячәк.

Мәйданчыкка урнаштырылачак тренажерларда шөгыльләнергә һәм нормативларны тапшырырга да мөмкин булачак. Спорт мәйданчыгы быел куллануга тапшырылыр дип көтелә. Димәк, район халкына сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тагын да артачак.