Казан җыелма командасы ТР башкаласының спорт гимнастикасы буенча Ачык беренчелегендә медальләр яулады

Ярышларда Россиянең 10 шәһәреннән 120дән артык спортчы катнашты

 (Казан, 22 май, «Татар-информ»). Казан җыелма командасы ТР башкаласының спорт гимнастикасы буенча Ачык беренчелегендә “алтын”, “көмеш” һәм “бронза” яулады.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар Гимнастика үзәгендә узды. Анда Россиянең 10 шәһәреннән – Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай, Ижевск, Яңа Чабаксар, Пенза, Төмән, Ульяновск, Чабаксардан  - 120дән артык спортчы катнашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча, кызлар арасында 1 нче урында - Пенза, 2 нче - Казан, 3 нче – Чабаксар командалары; яшүсмерләр арасында 1 нче урында - Казан-1, 2 нче – Ульяновск, 3 нче – Казан-2 командалары.