Чистай–Аксубай–Нурлат маршруты буенча веломарафон уздырыла

Аксубай веломарафонны каршыларга җыена

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). Татарстанның урта һәм кече бизнес предприятиеләре ассоциациясе, Эшмәкәр көне уңаеннан, веломарафон оештыра. Ул 24 майда Чистай–Аксубай–Нурлат маршруты буенча үтә. 16.00 сәгатьтә районның үзәк мәйданында веломарафонда катнашучылар белән тантаналы очрашу була.

Велосипедта йөрергә яратучыларны, эшмәкәрләрне, эшләүче актив яшьләрне, пенсионерларны, мәктәп укучыларын бәйрәмгә чакырабыз. Программада: Эшмәкәр көненә багышланган бәйрәм концерты, марафонда катнашучылар чыгышы, мастер-класслар, дип игълан итте “Авыл таңнары” газетасы.