Екатеринбургта төзеләчәк ябык футбол манежы Русиядә дүртенчесе булачак

Манеж төзелешенә барлыгы 1,5 миллиард сум акча кирәк

(Екатеринбург, 22 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). 2015 елга Свердлау өлкәсендә 50дән артык ясалма үләнле футбол мәйданы барлыкка киләчәк. Бу турыда губернатор Александр Мишарин “Уралмаш” стадионында төзеләчәк ябык футбол манежы нигезенә таш салганда белдерде. Русиядә дүртенче һәм Урал федераль округында беренче булачак уникаль корылма Свердлау футбол академиясенең нигезе булачак.
Урал төбәге хөкүмәтенең бу юнәлештә планнары зур. Александр Мишарин әйтүенә караганда, алда торган бурыч “Урал” футбол клубын премьер-лигага чыгару белән генә чикләнми: “Бүгенге көндә эшләп килгән мәйданнар, трибуналар, спорт мәктәпләре нигезендә без үзәк - Урал футболы Олимпы булдырырга тиешбез. Бу да аз. Безгә бөтен өлкәнең футбол уйнавы кирәк. Безнең алда дөнья чемпионаты тора һәм без футболны популярлаштыру өстендә эшләячәкбез.”
Максатлар гамәлгә ашарлык. Бүген үк Свердлау өлкәсендә 33 меңнән артык футболчы бар. Футболның төрле формалары белән 13500 кеше шөгыльләнә, 13 спорт мәктәбе эшләп килә, һәм тагы да 65 балалар-үсмерләр комплекслы спорт мәктәпләрендә 9315 кеше шөгыльләнә.
Бу спорт төрен үстерү өстендә эшләгән өлкә хөкүмәте алдына манеж төзү бурычы куелган. Мондый корылманы булдыру бик тә мөһим: Русия футболы “көз-кыш” матчлары системасына күчә. Яңа спорт комплексы ясалма үләнле футбол мәйданын, тамашачылар өчен 3 мең урынлы трибуна һәм административ-көнкүреш биналарын үз эченә ала. Ябык манеж – алар бүген бары тик Мәскәү, Омск һәм Казанда гына бар – футболчыларга һава торышының нинди булуына карамастан, тренировкалар үткәрергә мөмкинчелек бирәчәк. Бүгенге көндә аның нигезе салына башлады да инде.
Уникаль корылма Өлкә һәм Федераль максатлы программа чикләрендә төзелеп, быел аның төзелешенә өлкә бюджетыннан 350 миллион сум, ә федераль бюджеттан 200 миллион сум акча бүленәчәк. Манеж төзелешенә барлыгы 1,5 миллиард сум акча кирәк булачак, дип хәбәр итте Свердлау өлкәсе губернаторы мәгълүмат сәясәте департаменты.