Бөгелмә кызы пауэрлифтинг буенча Россия беренчелегендә бронза яулады

Анастасия Филатова шәһәр һәм республика данын яклады.

(Бөгелмә, 22 май, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Екатеринбургта пауэрлифтинг буенча Россия беренчелеге узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында шәһәр һәм республика данын «1нче спорт мәктәбе»ндә тәрбияләнүче Анастасия Филатова яклады. Ул кискен көрәштә бронза медаль яулады һәм абсолют беренчелектә 43 килограммга кадәр авырлык категориясендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.

Шулай ук ул башка төр ярышларда алтын, көмеш, бронза медаль дә алды.

Настя Россиянең атказанган тренеры Владислав Крюковка тренировкаларга йөри.