Теләчедә Спорт паркын төзү буенча Иҗтимагый тыңлаулар булып узды

Теләче Спорт паркында җәяүлеләр, велосипедчылар өчен юллар, өстәмә балар мәйданчыклары булдыру турында сүз барды.

(Теләче, 22 март, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы  “Батыр” спорт комплексында Теләче Спорт паркын төзү буенча Иҗтимагый тыңлаулар булып узды. Чарада район халкы, район җитәкчелеге белән беррәттән, Татарстан Республикасы Президентының Иҗтимагый киңлекләр буенча ярдәмчесе Наталия Фишман командасыннан булган архитекторлар төркеме дә катнашты. Алар: проектларның төп инженеры Эдуард Губеев, архитектор Әлфия Шәфыйкова һәм кече архитектор Дмитрий Мокрушиннар,  дип хәбәр ителә район газетасында.

Теләче Спорт паркының нинди булачагы турында сүз алып барылды. Фикер алышуларда укытучылар, тренерлар, эшмәкәрләр, медицина хезмәткәрләре, пенсионерлар, оешма-предприятиеләрдә эшләүче эшче хезмәткәрләр, мәктәп укучылары. Гомумән, Теләче Спорт паркы төзелешенә битараф булмаган районлылар катнашты. Архитекторлар тарафыннан катнашучыларның һәр фикере исәпкә алынды. Тулаем алганда, тыңлауларда катнашучылар архитекторларының эшеннән канәгать калдылар. Дискуссия форматында узган Иҗтимагый тыңлаулар барышында 2018-2010 елларда төзеләчәк Теләче Спорт паркында җәяүлеләр, велосипедчылар өчен юллар, өстәмә балар мәйданчыклары турында сүз барды. Берничә урында җәмәгать бәдрәфләре, төсле, музыкаль фонтан, чәчәк клумбалары, декоратив агачлар, ышыклау полосолары (чөнки Спорт паркы ялан кырда төзелә), төбәгебезне данлаган спортчылар аллеясы, татар әкиятләре персонажлары сыннары, Теләче урта мәктәбен урап узу юлы (чөнки Мәктәп урамы безне тупика алып килә) һәм башка күп төрле тәкъдимнәр белән чыктылар. Аларның барысы да диярлек архитекторлар тарафыннан язып алына, диелә район басмасында.