“Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат бүлеге призларына йөзү ярышлары үтте

Анда барлыгы 200гә якын укучы катнашты

 (Казан, 22 март, “Татар-информ) Бу атна ахырында Нурлатның Г.Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге призларына үсмерләр арасында йөзү ярышлары үтте.

“Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте озак еллар буе эшләп килә. Бу оешма үз эшчәнлеген социаль юнәлештә алып бара, шулай ук спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны да бурыч итеп куя.

Яшь йөзүчеләр төрле стильләрдә 50шәр метрлы дистанциядә көч сынаштылар. Ярышларда барлыгы 200гә якын укучы катнашты. Җиңүчеләр һәм призерларга “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге Советы исеменнән грамоталар, медальләр, акчалата призлар тапшырылды, дип яза “Дуслык” газетасы.