Татарстан чаңгычысы дөнья чемпионатында катнаша

Финляндиядә уза торган дөньякүләм ярыш 5 мартка кадәр дәвам итә.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 22 февраль – 5 март көннәрендә Финляндиянең Лахти шәһәрендә чаңгы спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уза. Россия җыелмасы составына Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков та кергән.

Россия данын яклаучылар арасында "Тур де Ски" күп көнлек ярышлары җиңүчесе Сергей Устюгов та бар.

Ил җыелмасының тулы составы: ир-атлар – Сергей Устюгов, Глеб Ретивых, Александр Бессмертных, Антон Гафаров, Станислав Волженцев, Андрей Ларьков, Сергей Турышев, Петр Седов, Андрей Мельниченко, Алексей Червоткин, Никита Крюков, Александр Большунов и Дмитрий Япаров; хатын-кызлар – Юлия Чекалева, Юлия Белорукова, Анастасия Седова, Наталья Матвеева, Анна Медведева, Елена Соболева, Мария Гущина, Полина Ковалева, Алиса Жамбалова, Полина Кальсина, Полина Некрасова.

Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьков Россия чемпионы, өч тапкыр Универсиада чемпионы булып танылган чаңгычы.