Саба командасы өстәл теннисы буенча беренче Россиякүләм турнирда катнашты

2002-2004 елгы кызлар арасында безнең Саба кызы Динара Исмаилова беренче Почетлы урынны яулады.

(Саба, 22 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары").  Чабаксар шәһәрендә "Сенкер" ААҖ бүләгенә өстәл теннисы буенча беренче Россиякүләм турнир узды, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.

Әлеге ярышта 2002-2004, 2005 елгы һәм аннан яшьрәк төркемдә барлыгы 140 кыз һәм малай көч сынашты. Мари-Эл, Чувашия, Түбән Новгород, Казан һәм башка кебек көчле командалар арасында Саба муниципаль районы командасы да катнашты. 2002-2004 елгы кызлар арасында безнең Саба кызы Динара Исмаилова беренче Почетлы урынны яулады. Аларның тренерлары - Ф.Исмаилов, Х.Исмаилов, диелә район хәбәрендә.