Казанда Ельцин Теннис Кубогына Россиянең беренче Президенты җәмәгате һәм кызы киләчәк

Шулай ук турнир матчында Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев булуы көтелә.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Казанда узачак «Ельцин Кубогы» Теннис турнирында Россиянең беренче Президентының җәмәгате Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева булачак. Бу хакта Татарстан Теннис федерациясе хәбәр итә.

Шулай ук алар белән турнир матчында Россия Президенты хакимияте экс-җитәкчесе Валентин Юмашев, Россия Теннис федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев һәм Россия теннисисткасы Анастасия Мыскина булачак.

Шәрәфле кунаклар 25 февральдә парлы һәм 26 февральдә ялгыз разряд финалын караячаклар. Шулай ук алар  турнирның ябылу тантанасында булачаклар.  Анда Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстанның спорт министры Владимир Леонов та килер дип көтелә.