Сочидагы Олимпиадада Россия медальләр зачетында беренче тапкыр лидерлыкка чыкты

Россия белән Норвегиянең "алтын" медальләре саны тигез - ике илдә дә 11әр

  (Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Сочи Олимпиадасында ир-егетләр эстафетасында Россия биатлончылары җиңгәннән соң, Россия 2014 елгы Уеннарның медаль зачетында лидерлыкка чыкты.

Хәзер Россия командасы активында  - 29 медаль: 11 "алтын", 10 "көмеш" һәм 8 "бронза". Шулай итеп, Россия медальләр зачеты буенча Норвегияне икенче урынга калдырды. Өченче урынны 24 медальгә ия булган канадалылар били.

Сочи Олимпиадасында Россия командасы берьюлы ике медаль рекордын кабатлады: бер Олимпиада яуланган медальләрнең гомуми саны һәм "алтын" медальләр саны буенча.