Россиянең тимераякта узышчылары команда ярышларында “бронза”лы булды

Ольга Граф, Екатерина Лобышева һәм Юлия Скокова Япония көндәшләреннән көчлерәк булды

  (Сочи, 22 февраль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Россиянең тимераякта узышчылары Ольга Граф, Екатерина Лобышева һәм Юлия Скокова Япония көндәшләреннән көчлерәк булды һәм өченче урынны алдылар.
Голландия тимераякта узышчылары алтынлы булды, ә Польша спортчылары көмеш медаль яулады.