Россия биатлончылары эстафетада Олимпиада чемпионы булды

Спортчылар, өстәмә сигез патроннары булуга карамастан, “алтын”лы булды

  (Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 22 февральдә, Сочи Олимпиасы уеннарында ир-егетләр арасында 4х7,5 км-лы эстафетада медальләр уйнатылды.

Алексей Волков, Евгений Устюгов, Дмитрий Малышко һәм Антон Шипулин катнашындагы Россия җыелма командасы, өстәмә сигез патроннары булуга карамастан, “алтын”лы булды, дип хәбәр итә “Весь спорт”.

Россиялеләр Германия спортчыларыннан 3,5 секундка алдан килде, ә "бронза" призерлары австралиялеләрдән - 29,8 секундка.