Олимпиадада Россия җыелмасына беренче урынга чыгарга 1 “алтын” медаль җитми

Хәзерге вакытта иң күп медальле – Россия

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Сочи Олимпиадасында медальләр зачеты буенча Россия командасына беренче урынга чыгарга 1 “алтын” медаль җитми, дөрес, үзеннән алда торган Норвегия тагын "алтын" отмаса. Хәзерге вакытта иң күп медальле – Россия. Ләкин “алтын”нар саны иң күбе һәм медаль таблицасының беренче юлы Норвегиядә – 22 медаль (10 “алтын”, 4 “көмеш”, 8 “бронза”), икенче урындагы Россиядә 26 медаль (9, 10, 7). Россиялеләрнең үкчәсенә басып 24 медальле (9, 10, 5) Канада белән 27 медальле (9, 7, 11) АКШ, тагын 16 медальле (8, 4, 4) Германия килә. Медаль таблицасында “алтын” медальләрнең өстенлекле булуын истә тотырга кирәк.

Кыскасы, “унлык”ка тагын Нидерланд, Швейцария, Беларусь, Франция, Польша керә. Гомумән, медальлеләр исемлегендә 26 ил булып, шуларның бер дә “алтын”ы булмаганнары – 5әү. Исемлектә сыңар медале дә булмаганнары – 63 илнең җыелмасы һәм бәйсез катнашучы.