Мәскәүдә Диана Гурцкая Паралимпия факелын йөртәчәк

РФның 8 федераль округындагы 45 шәһәре буенча “Сочи” Паралимпия уты эстафетасы уза

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). 2 мартта 120 факел йөртүче Мәскәү буенча XI Паралимпия утын кулдан-кулга күчереп йөртәчәк, дип хәбәр итә эстафета партнеры “Ингосстрах” ОСАО матбугат үзәге.

Мәскәүдә факел йөртүчеләр арасында биатлончы, 4 тапкыр Паралимпия уеннары призеры Владимир Киселев, җырчы һәм “Сочи-2014” илчесе Диана Гурцкая, шулай ук “Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте” гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Ломакин-Румянцев бар, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

“Сочи-2014” Паралимпия уты эстафетасы 26 февральдә Ерак Көнчыгыш федераль округында старт ала һәм РФның 8 федераль округындагы 45 шәһәре буенча узачак.

Эстафетада 1,5 мең факел йөртүче һәм 4 мең волонтер катнаша. Эстафета 7 мартта “Фишт” стадионында XI Паралимпия кышкы уеннары ачылышы тантанасы белән тәмамланачак.