Казанда I сугышу сәнгате фестивале узды

Анда ТРның 17 федерациясеннән 150дән артык спортчы катнашты

 (Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Казанда сугышу сәнгате яратучылар өчен чын бәйрәм булды. Бүген Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Татарстан Республикасы I сугышу сәнгате фестивале узды. Казанлылар гаиләләре белән спортчыларның осталыгын, кыюлыгын карарга спорт залына  килде.

Бүген чарада мәртәбәле кунаклар буларак республика ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Алар арасында - ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Россия Сугышу сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы президенты, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрхат Хөснетдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТРда Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов һ.б. катнашты.

Бүгенге фестиваль Татарстанда үсештәге көчле 17 федерацияне берләштерде. Алар арасында - айкидо, кул көрәше, каратэ (WKF), комплекслы көрәш, тай боксы, каратэ, ушу, кобудо, кэндо, сетокан, катнаш сугышу сәнгате, капоэйро, кикбоксинг (К-1), кудо, сито-рю, фудокан.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, бу ярышлар - төбәк һәм төбәкара дәрәҗәдәгеләренең финалы. Тамашачылар матур чыгышларга сокланып кына калмады, теге яки бу сугышу сәнгате төренең килеп чыгу тарихы һәм үзенчәлекләре белән дә танышты.