news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биатлончы Эдуард Латыйповның әти-әнисенә татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды

Эдуард Латыйпов Россия җыелма командасына Дөнья кубогында җиңү китерде.

 Биатлончы Эдуард Латыйповның әти-әнисенә татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Самара өлкәсенең Камышлы авылына эшлекле сәфәр кылды. Биредә Самара өлкәсенең танылган биатлончысы Эдуард Латыйповның әти-әнисе гомер итә.

Гөлназ Шәйхи спортчының әти-әнисе һәм аның беренче тренеры Марат Шәвәлиев белән аралашты. Тренер сүзләренчә, «Эдуард Латыйпов кебек биатлончы миллионга бер була», дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән Гөлназ Шәйхи дөньяга танылган спортчы, татар егете тәрбияләгән гаиләгә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100