"Ак Барс" хоккейчылары "Нефтехимик" капкасына бер алка да кертә алмады

Татарстан командаларының икенче очрашуы да Түбән Кама клубы файдасына төгәлләнде.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоокейчылары КХЛның даими чепионаты уенында “Ак Барс” командасыннан өстен чыкты.Түбән Кама бозындагы очрашу 3:0 (1:0, 1:0. 1:0) исәбе белән “Нефтехимик” файдасына төгәлләнде. Боз хуҗаларыннан голларны Деннис Эверберг (6 нчы минут) белән Дэн Секстон (33 һәм 57 нче минутлар) кертте.Шулай итеп, “Нефтехимик” командасы капкачысы Илья Ежов быелгы сезонда 6 матчта капкасын “коры” калдырды.Сүз уңаеннан, быелгы чемпионатта көндәшләр моңа кадәр үзара бер тапкыр очрашкан иде инде – 2 декабрьдә Казанда узган матч та "Нефтехимик" файдасына төгәлләнде (2:1).“Ак Барс” әлегә Көнчыгыш конференциядәге беренче урынын саклап калды. Команданың 43 уеннан соң 79 очкосы бар. “Нефтехимик” та үкчәгә басып килә: 42 уен – 76 очко.25 декабрьдә “Ак Барс” Омскида “Авангард” командасы белән очраша.