Татарстан спортчысы “TNA” кагыйдәләре буенча Россия чемпионатының чирек финалына чыкты

Татарстан спортчысы “TNA” кагыйдәләре буенча Россия чемпионатының чирек финалына чыкты

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан көрәшчесе Шамил Гусенов 70 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә “TNA” кагыйдәләре буенча Россия чемпионатының чирек финалына чыкты. Кичә кикбоксинг буенча Россия чемпионы Гусенов 1/8 финалда үзенең көндәшен – “Сават” француз боксы остасы Анар Худаевны (Сарытау) нокаутка җибәрде һәм шул рәвешле чирек финал ярышларында катнашу хокукын яулады.

Ярышларда шулай ук Екатеринбургтан Константин Урядов Мәскәү көрәшчесе Артур Илъясовтан (80 килограммнан югарырак үлчәү категориясе) өстен чыкты, Ростов-Доннан Роман Хляпов Екатеринбург спортчысы Евгений Стеферловскийга (70 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) бирелде. Екатеринбургтан Эдагр Осоян Краснодар көрәшчесе Евгений Мезинны (80 килограммга кадәрге үлчәү категориясе) сыртына салды. Шул ук үлчәү категориясендә Ульяновскидан Александр Виноградов Дагыстан көрәшчесе Хизри Саиповтан өстен чыкты. Ниһаять, иң авыр үлчәүдәгеләр арасында Балаководан Евгений Обращенков Краснодар спортчысы Илнур Алиевны җиңүгә иреште.

Россия чемпионатындагы башка ярышлар “Татнефть-арена”да 7-8 февраль көннәрендә узачак.