Татарстан спортчылары – Россиядә иң яхшылар рәтендә

Татарстан спортчылары – Россиядә иң яхшылар рәтендә

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ)”. Ставрополь краенда авыр атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды.

Чемпионатта Татарстанның авыр атлетика белән шөгыльләнүче спортчылары Алексей Деманов (94 килограммлы үлчәү категориясе) һәм Наил Гыйззәтуллин (69 килограммлы үлчәү категориясе) көмеш медаль яулады. Ә Орлов өлкәсендә студентлар арасында үткән Россия чемпионатында Геннадий Муратов бронза медаль алган, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.