Дөньяның иң көчле кешесе Түбән Камада яши

Дөньяның иң көчле кешесе Түбән Камада яши

(Түбән Кама, 21 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбәнкамалы Владимир Кичигин ветераннар арасында гер спорты буенча дөнья чемпионы булды. Дөньяның иң көчле кешесе титулын ул АКШта яулады.

Ауропа, Америка, Россия, БДБ илләре спортчылары катнашындагы ярышлар Калифорния штатының Сан-Диего шәһәрендә узды. Шунысын да искәртик, әлеге дөнья чемпионатында Татарстан үз командасын тәкъдим итте. Түбән Кама спортчысы һәркайсы 24 килограмм авырлыкта булган ике герне 10 минут эчендә 342 тапкыр күтәреп, 90 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә алтын медаль яулады. Гомумкоманда зачетында Татарстан җыелма командасы өченче урынга лаек булды.