Бөгелмә егете самбо буенча Татарстан беренчелегендә алтын медаль яулады

Ул Кстово шәһәрендә узачак федераль округ буенча самбо ярышларында Бөгелмә командасын тәкъдим итәчәк.
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә Казанда 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында самбо буенча Татарстан беренчелеге узды. Бөгелмәне икенче лицей укучысы Муса Исламголов тәкъдим итте. Ул алтын медаль яулады. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.Ул Кстово шәһәрендә узачак федераль округ буенча самбо ярышларында Бөгелмә командасын тәкъдим итәргә хокук алды. Егет СССР спорт мастеры Рафаил Хәсәновҗитәкчелегендә "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә.