Олег Матыцин: “Без Универсиада оештыручылар тәҗрибәсенең кыйммәтен бәяли белергә тиешбез”

Дебрифинглар уздыру Халыкара студентлар спорты федерациясе системасында күркәм традициягә әверелергә тиеш, дип саный Олег Матыцин

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Дебрифинглар уздыру Халыкара студентлар спорты федерациясе системасында күркәм традициягә әверелергә тиеш. Тәҗрибә алмашу буенча уникаль саналган бу вакыйга бердәм ачык белем бирү киңлеген тәэмин итүдә, шул исәптән Казанда булдырылачак FISU халыкара белем бирү үзәге эше кысаларында беренче адым булырга тиеш. Халыкара студентлар спорты федерациясе беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, бүген Казанның “Корстон” комплексында ачылган “Универсиада: Шеньчженьнән – Казанга” дебрифингында чыгыш ясаганда әнә шулай дип белдерде.
Ул ассызыклап узганча, Универсиада башкаласы булачак шәһәрләр белән контракт төзелгәндә үк дебрифинг уздыру килешү шартларының берсен тәшкил итәргә тиеш. “Без Универсиада оештыручылар тәҗрибәсенең кыйммәтен бәяли белергә тиешбез”,– дип белдерде Олег Матыцин. Ул ассызыклаганча, 2013 елда Казанда Универсиада уеннары тәмамлангач, 2015 елда Универсиаданы үзендә кабул итәчәк Кореядә дә дебрифинг оештырылырга тиеш.
Олег Матыцин Шенчьженьдә узган Универсиаданың 24 спорт төрен үз эченә алуын һәм аның югары дәрәҗәдә оештырылуына басым ясады.
Халыкара студентлар спорты федерациясе генераль секретаре г-н Эрик Сайнтронд әйтүенчә, дебрифингларны традициягә әверелдерү Универсиаданы оештыру һәм уздыру процессын тагын да ачыграк, үтә күренмәле итәчәк. Ул хәбәр иткәнчә, алдагы елларда Универсиаданы кабул итүгә дәгъва итүче кандидатларны сайлау вакытын 8 айдан 14 айга кадәр озынайту ниятләнә.
Шеньчжень шәһәрендә 26 нчы Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе генераль директоры Лян Даосин бәян иткәнчә, быел узган универсиада уеннарында 152 илдән 10 меңләп спортчы көч сынашкан. “Моннан 4 ел элек 17 нче гыйнварда FISU безгә Универсиада хуҗабикәсе булу хокукын биргәч, без 4 ел буе максатка омтылышлылык һәм югары нәтиҗәлелек девизы белән яшәдек. Хыялыбызны гамәлгә ашыру планы кысаларында без адым артыннан адым атлап әкренләп өстенлекле юнәлешләр турында уйладык, куәтле команда формалаштырырга тырыштык”, - дип сөйли Лян Даосин. Ул ассызыклаганча, Универсиада Шеньчжень шәһәре үсешенә уңай йогынты ясаган, шәһәргә яңа спорт корылмаларыннан гыйбарәт булган бай мирас калган. Алар шәһәр территорриясендә каланың төрле почмакларында сафка бастырылган, аларның күбесе хәзер югары уку йортлары карамагында. “Без транспорт һәм логистика, тукландыру һәм кунакларны урнаштыру, спортчыларның яшәешен тәэмин итү мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Кытайда Универсиада югары дәрәҗәдә узса да, без камилләштерәсе юнәлешләрнең әле һаман да булуын аңлыйбыз”, - дип белдерде Лян Даосин. Ул Казан коллегаларына төгәл концепциягә таянып, инновацияле подход һәм уникальлекне эзәрлекләргә киңәш итте.
“Без төрле ил яшьләре арасында дуслыкны ныгытуга, Казан белән хезмәттәшлекне көчәйтүгә омтылабыз”, - дип җөпләде чыгышын делегация җитәкчесе.