Бу сезонда “Ак Барс” беренче тапкыр “Атлант”ны кабул итә

Очрашу вакыты – 19 сәгать

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген “Татнефть-арена” боз сараенда “Ак Барс” (Казан) белән “Атлант” (Мәскәү өлкәсе) командалары арасында КХЛ чемпионаты матчы уза.
Очрашу вакыты – 19 сәгать. Матчта Сергей Гусев (Серов), Алексей Белов, Степан Коршак, Александр Чернышев (барысы да Ярославльдән) судья бригадалары хезмәт күрсәтә.