Казанга Россиянең иң көчле дзюдочылары җыелды

Татарстан башкаласына Россиянең 15 төбәгеннән 150 дән артык спортчы килде

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Батыр” спорт комплексында дзюдо буенча “Динамо” Бөтенроссия җәмгыяте чемпионаты башлана. Татарстан башкаласына Россиянең 15 төбәгеннән 150 дән артык спортчы килде.
Бүген “Батыр” спорт комплексында хөкемдарлар һәм чемпионатта катнашучы команда вәкилләренең киңәшмәсе узачак. Ярышларны ачу парады иртәгә үтә. Тантаналы ачылышта ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе, ТР буенча эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Дзюдо федерациясе президенты Владимир Осипов, динамочылар хәрәкәтенең әйдәп баручы спортчылары һәм ветераннары катнаша.
Ярышлар ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында 16 үлчәү категориясендә үтә. Дзюдочылар алышын 22-24 сентябрь көннәрендә 11.00-16.00 сәгатьләрдә тамаша кылырга мөмкин.
Ярышларның баш хөкемдары – Бөтенроссия категорияле судья Вячеслав Мужиков (Мәскәү), баш секретаре - Бөтенроссия категорияле судья Николай Репин (Чабаксар).
22 октябрьдә хатын-кызлар (63, 70, 78 һәм 78 килограммнан югарырак үлчәү категорияләре) һәм ир-егетләр (90, 100 һәм 100 килограммнан артыграк) арасында чемпионат медальләре уйнатылачак.
23 октябрьдә исә 52 һәм 57 килограммга кадәр авырлыктагы хатын-кыз дзюдочылар һәм 66, 73 һәм 81 килограммга кадәр авырлыктагы ир-ат дзюдочылар чемпионат бүләкләре өчен көрәшәчәк.
24 октябрьдә 48 килограммга кадәр авырлыктагы һәм абсолют үлчәү категориясендәге хатын-кызлар, шулай ук 60 килограммга кадәр авырлыктагы һәм абсолют үлчәү категориясендәге ир-егетләр арасында ярышлар уза.
Һәр ярыш көне ахырында җиңүчеләр һәм призерларга бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең матбугат хезмәте.