news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Əлмəтлелəр бокс буенча республика турнирында җиңү яулады

18-20 сентябрь көннәрендә Яңа Чишмәдә Александра Трондина истәлегенә багышланган бокс буенча республика турниры узды.

Əлмəтлелəр бокс буенча республика турнирында җиңү яулады
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 18-20 сентябрь көннәрендә Яңа Чишмәдә Александра Трондина истәлегенә багышланган бокс буенча республика турниры узды. Анда Əлмəт спортчылары җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышта Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Җәлил, Сарманнан 80 спортчы катнашты.

1нче урынны Илназ Йосыпов, 2нче урынны Роман Манукян, 3нче урынны Рамазар Якубов яулады.

Алар «Девон-Юность» бокс клубында Низамиев həм Бормотова җитәкчелегендә шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100