^“Нефтяник” хоккейчылары беренче җиңүләрен яулады

^“Нефтяник” хоккейчылары беренче җиңүләрен яулады

(Әлмәт, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Марат Бәдретдинов). Кичә Әлмәттә “Юбилейный” спорт сараенда югары лигада хоккей буенча чираттагы сезон ачылу тантанасы булды. Хоккей сөючеләрне бу вакыйга белән Әлмәт Халык депутатлары советы рәисе Ришат Әбүбәкеров һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев котлады.

Яңа сезонда “Нефтяник”ның беренче көндәше Сарытауның “Кристалл” командасы булды. Уенның беренче минутларында ук әлмәтлеләр бозда кем хуҗа икәне күрсәтте. Икенче минут киткәндә үк Андрей Максименко кунакларның капкасына беренче алканы озатты. Икенче периодта “Нефтяник” һөҗүмен дәвам итте, икенче алканың авторы - Виталий Доника. Өч минут узуга Казанның “Ак Барс” тәрбияләнүчесе Ремир Хәйдәров осталыгын күрсәтте. Шушы ук периодта Әлмәт хоккейчылары “Кристалл” капкасына тагын ике тапкыр алка кертте (Роман Баранов һәм Евгений Белухин). Соңгы 20 минутлыкта исәп үзгәрешсез калды. Нәтиҗәдә, “Нефтяник”ның ышанычлы җиңүе – 5:0. Бүген Әлмәт бозында җавап уены уза.