"Ак Барс" хоккей клубы сезон алды тамашасы уздыра

Бүген Континенталь хоккей лигасының юбилей сезоны старт ала.
(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Бүген – 21 августта Континенталь хоккей лигасының 10 нчы сезоны башлана: старт матчында ачылыш кубогы өчен СКА һәм ЦСКА командалары очраша. “Ак Барс” командасы сезонның беернче матчын 24 августта гына уздыра әле. Көндәше – Пекинның “Куньлунь Ред Стар” командасы булачак. Шулай да тамашачылар өчен бәйрәм бүгеннән үк башлана – Казан хоккей клубы традицион сезон алды тамашасы оештыра. Биредә яңартылган команда белән танышу һәм хоккей белән бәйле төрледән-төрле күңел ачу чаралары оештырыла. “Татнефть Арена” боз сараенда бүген 18.30 сәгатьтә башлана торган тамашага керү бушлай булачак.