Леонов: Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру урыны хәл ителәчәк

Ярышлар 2025 елда узачак.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Казанда 2025 елда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруны шәрехләде.«FINA ышанычлы партнерлар ягына басым ясады, гариза компаниясе этабында җиде кандидат иде. Хәзер без FINA офисы белән төп объект буенча дискуссиядә торабыз, бу карар якын арада кабул ителәчәк», — дип хәбәр итте министр.2015 елда Казан чемпионатны кабул итте инде, ә 2022 елда Татарстан башкаласы кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.