КХЛ да өченче сезон 8 сентябрьдә ачылачак

Бу көнне узган сезон финалистлары “Ак Барс” белән “Динамо” берләштерелгән хоккей клубы Ачылыш Кубогы өчен көрәшәчәк

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Континенталь хоккей лигасы 2010/2011 елгы чемпионатның матчлар календарен игълан итте. Аннан күренгәнчә, КХЛ да өченче сезон 8 сентябрьдә ачылачак. Бу көнне узган сезон финалистлары -“Ак Барс” белән “Динамо” берләштерелгән хоккей клубы Ачылыш Кубогы өчен көрәшәчәк.
Яңа сезонда регуляр чемпионат 2011 елның 20 февралендә тәмамлана. Командалар арасында Гагарин Кубогы өчен ярыш 23 февральдә старт ала. “Плей-офф”ның барлык сериясе теге яки бу команданың 4 җиңүенә кадәр дәвам итә. Матчларда төп вакыт уртак исәпкә тәмамланганда, беренче ташланган алкага кадәр 20 минутлык өстәмә вакыт бирелә. Финал очрашуларының соңгы 7 нче матчы (таләп ителгәндә) 20 апрельгә билгеләнгән.
Сентябрь ае календарена килгәндә, айның беренче яртысында Казан “Ак Барс”ы өч уенны үз бозында уздыра. Мәскәү “Динамо“сыннан тыш, Татарстан башкаласына быел гына КХЛ га кергән Словакиянең “Лев” командасы, Чехов шәһәренең “Витяз”ы киләчәк. 17 сентябрьдән 24 енә кадәр “барс”лар көндәшләре бозында уйный. Маршрут Магнитогорски, Рига, Мински һәм Мәскәү аша узачак. 27 сентябрьдә Казанда Татарстанның ике командасы -“Ак Барс” белән “Нефтехимик” очраша. 29 сентябрьдә Казан бозында “Ак Барс” – “Салават Юлаев” очрашуы узачак.