Универсиада уты Әлмәткә барып җитте

Универсиада уты Россия субъектлары буенча сәфәрен тәмамлады һәм Татарстан Республикасы буенча хәрәкәт итә башлады

  (Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Бүген 17.00 сәгатьтә Универсиада уты Әлмәткә килеп җитте. Шәһәрдә мондый мөһим вакыйга беренче тапкыр, шуңа күрә утны студентлар, шәһәрлеләр, партнерлар вәкилләре һәм, әлбәттә, факел йөртүчеләр каршы алды.
Беренче булып факелны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов йөртте. Аңа факелны утны саклаучы тапшырды һәм ул 4 сакчы озатуында гимн көенә  Ленин урамы буенча Әлмәт дәүләт нефть институты яныннан хәрәкәт итә башлады.

Шулай итеп 33 кеше Әлмәт урамнары буйлап факел йөртте. Алар – спортчылар, шәһәрнең мактаулы гражданнары, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, нефтьчеләр, Универсиада 2013 иганәчеләре, җәмәгатьчелек эшлеклеләре.
Бу тамашаны 40 меңләп кеше күзәтте. Алар факел йөртүчеләрне алкышлар белән сәламләде.
Факел йөртүчеләр арасында иң яшьләре студентлар иде, ә иң өлкәне – Ветераннар советы рәисе Фазыл Хуҗиәхмәтов.
Әлмәттә Универсиада уты концерт программасы белән тәмамланды, ә факел йөртүчеләр журналистлар белән хис-кичерешләрен уртаклашты, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.