Баулы, Урыссу һәм Бөгелмәдә Универсиада утын каршы алдылар

Бөгелмәдә ут эстафетасының озынлыгы якынча 5 мең м булган

 (Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Кичә Бөтендөнья студентлар уеннары символы ТР буйлап сәяхәтен башлады. Татарстанның беренче өч торак пункты - Баулы, Урыссу һәм Бөгелмә - Универсиада утын каршы алды, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.

Татарстанда беренчеләрдән булып, XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары символын Баулы халкы каршы алды. Бу районда 27 кеше факел йөртүче булды. Эстафетада катнашучылар 3 мең м уздылар. Ут эстафетасы Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йорты алдындагы мәйданда тәмамланды.

“Ут эстафетасы Баулы тарихында мәңге калачак. Без, безнең шәһәргә Бөтендөнья студентлар уеннары символын җиребездә каршы алырга мөмкинлек биреп, күрсәткән зур хөрмәт өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәбез”, - дип ассызыклады Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин.

Урыссу республикада ут эстафетасын кабул иткән икенче торак пункт булды. Монда 19 кеше факел йөртүче исеменә лаек булды. Тантанада Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов катнашты. Якынча 2 км йөгереп узып, факел йөртүчеләр эстафетаны Бөгелмәгә тапшырдылар.

Бөгелмәдә ут эстафетасы якынча 5 мең м булды, анда 31 факел йөртүче катнашты. Эстафета “Факел” спорт комплексы алдындагы мәйданда башланып, “Энергетик” стадионында тәмамланды. Анда шәһәр касәсенә ут кабызылды. Тантанада Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина, Бөгелмә муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Гарифуллин катнашты.

Шәһәр касәсәен кабызу хокукы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймовка, пауэрлифтинг буенча дөнья беренчелеге чемпионы Анна Филимоновага бирелде.

Чара соңында Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова Бөгелмә мэры Илдус Касыймовка бүләк буларак, ут эстафетасы факелын тапшырды.