Азнакай спортчысы билбаулы көрәш буенча көмеш медальгә лаек булды

Воронеж шәһәрендә үткән Россия чемпионатында егетләр-кызлар көч сынашты
(Азнакай, 21 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Воронеж шәһәрендә егетләр-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты булып узды.
“Маяк” газетасы язганча, анда Татарстан җыелма командасы составында Азнакайдан Тимур Миңнеханов та катнашты. Ул 81 килограммга кадәрге категориядә көч сынашты. Көрәш барышында аңа тиңнәр булмады һәм ул спорт мастеры нормасын үтәде. Шулай итеп Азнакай егете көмеш медальгә лаек булды.