Татарстан самбочысы Европа чемпионатында “көмеш” яулады

Анастасия Ковязина май ахырында Владивостокта дөнья Кубогында катнашачак һәм студентлар арасында дөнья чемпионатына әзерлекне дәвам итәчәк

 (Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстан самбочысы, Универсиада-2013 чемпионы Анастасия Ковязина Руминиядә Европа чемпионатында “көмеш” яулады.

Ярышларда 80 кг югары авырлык категориясендә Россия җыелма командасы составында Россиянең спорт мастеры Анастасия Ковязина – Татарстан җыелма командасы вәкиле, “Батыр” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе студенты катнашты.

Анастасия Ковязина май ахырында Владивостокта дөнья Кубогында катнашачак һәм студентлар арасында дөнья чемпионатына әзерлекне дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.