420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Казанда 15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Ярышларда 8 команда катнашты.
Матчлар нәтиҗәсендә 1 нче урынны турнирның хуҗалары - Олимпия резервындагы “Динамо” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җыелма командасы яулады. “Көмеш”не Мәскәү өлкәсе командасы алды. Өченче урында – Ростов өлкәсе, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.