Олимпия чемпионнары Зәйгә җыела

“Ялта-Зәй” чаңгы базасында Россия чаңгы спорты федерациясенең чираттагы утырышы үтә

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”). Бүген “Ялта-Зәй” чаңгы базасында Россия чаңгы спорты федерациясенең чираттагы хисап-сайлау җыелышы булачак. Аңа дистәгә якын Олимпия чемпионы килү көтелә, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.