Әлмәттә тагын 5 спорт мәйданчыгы төзеләчәк

Узган ел салына башлаган 8 универсаль спорт мәйданчыгында эшләр инде “финишка” җитә

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”). Узган ел Әлмәттә 8 универсаль спорт мәйданчыгы төзелә башлаган иде. Бүген аларда эш тәмамланып килә.

Бер ишләрендә территорияне төзекләндерәсе, мәйданчыкка махсус өслек түшисе генә калган. Эш төгәлләнгән ишегалларында әлмәтлеләр бу мәйданчыкларны яратып өлгергән, быел республика программасы нигезендә Әлмәттә тагын 5 универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Ул объектларда төзелеш әле башлангыч этапта. Аларның 3есе шәһәрдә, 1се Түбән Мактамада һәм тагын 1се Рус Акташында урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.