Светлана Демина: “Ауропа чемпионатында чыгыш ясыйсым килә”

Татарстанның танылган спортчысы Светлана Деминаның 2010 елда Казанда узачак стендка ату буенча Ауропа чемпионатында чыгыш ясыйсы килә
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстанның танылган спортчысы, Олимпиаданың көмеш медаль иясе Светлана Деминаның 2010 елда Казанда узачак стендка ату буенча Ауропа чемпионатында чыгыш ясыйсы килә. Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында Светлана һәм аның тренеры Сергей Демин журналистлар белән очрашуда үз планнары белән уртаклаштылар.
19 майда Мюнхенда Светлана Демина Дөнья кубогының беренче этабында көмеш медаль яулады. Сергей Демин сөйләвенчә, узган ел Пекинда үткән олимпиадада уңышсыз чыгыш ясаган Светланага янәдән үз көченә ышану әһәмияткә ия иде. “Мюнхенда уңышка ирешү дөнья аренасына кайту булырга мөмкин”, - дип белдерде спортчының тренеры.
Светлана Демина сүзләренчә, ул Казанда 2010 елда яңа стендта үтәчәк Ауропа чемпионатына кадәр зур спортта калырга тели. Ә аңа кадәр спортчы бу сезонда уңышлы чыгыш ясарга тырышачак. Әмма сайлап алуның яңа кагыйдәләре спортчыларны халыкара стартларда гына түгел, ә Россиядәге ярышларда да сынау көтә. Шулай итеп, Ауропа чемпионатына эләгү өчен июнь башында ук Россия команда чемпионатында югары нәтиҗәгә ирешергә кирәк. “Мин команда әгъзаларына халыкара стартларда катнашу гарантияләнмәгәч, мондый системада җыелма команданың нигә кирәк икәнлеген аңламыйм, - дип белдерде С.Демина. – Әгәр кеше җыелма командага кергән икән, аңа тыныч кына стартларга әзерләнергә бирегез”.
Спортчы быел үзен 4 җаваплы старт – Ауропа һәм дөнья чемпионаты, Россиядә 2 сайлап алу туры көтүен сөйләде. Бу ярышларның барысы да зур көч таләп итүгә карамастан, Светлана егәрлеге һәм мөмкинлеге булганда чыгыш ясарга әзер һәм ул һәр яңа ярышта югары нәтиҗәләргә ирешергә тырышачак.